Кирәк булачак:
Фарш
Суган
Кишер
Бәрәңге
Чөгендер
Тоз, борыч
Майонез
Эшләү тәртибе:
Күләмен табаның зурлыгына, кеше санына карап үзегез чамалагыз. Фаршны табага җәябез, тоз, борчы сибәбез, әгәр фаршта суган булмаса, фарш өстенә вак итеп туралган суган салабыз, аннан соң угычтан уылган кишер (әзрәк тоз сибәбез), аннары тәгәрмәчләп бәрәңге, бәрәңге өстенә тоз белән борыч сибәбез. Иң өстенә угычтан уылган пешкән чөгендер (чи чөгендер дә ярый, ул чакта табага бераз су салырга кирәк була), өстенә майонез сылап, духовкада пешереп алабыз.
200 градуслы духовкада 50-55 минут пешә. Тәмле булсын!