Файдалы киңәшләр
6 февраль , 06:34

Кабактан аш-пюре

Аның өчен 500 грамм кабак; 1 кишер; 1 баш суган, 1-2 тырнак сарымсак; тавык шулпасы яки су; тәменчә тоз һәм борыч; зәйтүн мае, ярты стакан сөт кирәк булачак.

Кабактан аш-пюреКабактан аш-пюре
Кабактан аш-пюре

Аның өчен 500 грамм кабак; 1 кишер; 1 баш суган, 1-2 тырнак сарымсак; тавык шулпасы яки су; тәменчә тоз һәм борыч; зәйтүн мае, ярты стакан сөт кирәк булачак.
Табага май салабыз да, тәүдә ваклап туралган суган белән сарымсакны, аннан эре кыргычтан уылган кишерне кыздырабыз. Алар янына эрчеп, төшләре алынган һәм шакмаклап туралган кабакны салабыз. Тозлап-борычлагач, яшелчәләр күмелерлек итеп кенә су салып, талгын утта 15-20 минут томалап пешерәбез. Блендер белән ботка рәвешенә китергәч, шулпалы кәстрүлгә күчерәбез. Шулпаның (суның) күләмен һәркем үз теләге белән ала. Чөнки кемдер куерак ярата, ә кемгәдер сыеграк аш кирәк. Барысын бергә салгач, сөт өстәргә һәм кайнатып чыгарып, сүндерергә кирәк.
Тәлинкәгә салынган ашның өстенә яшел петрушка сипсәң, матур да,тәмле дә була. Ә тагын кабак аш-пюресы икмәктән киптерелгән сохари ярата.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас