Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 гыйнвар , 10:20

«Наполеон» торты

Иң тәмле торт бу!

«Наполеон» торты
«Наполеон» торты

Коржлар әзерләү:

  • бүлмә температурасындагы ярты стакан сөт, уксус белән сүндерелгән 0,5 чәй кашыгы сода, тоз – тәменчә, эре угычтан уылган 1 пачка яхшы маргарин яки атланмай, 750 грамм чамасы он.

Камыр ясап, колбаса рәвешендә төрергә. Аннары аны вак кисәкләргә бүлеп, кипмәсен өчен пленка белән каплап, суыткычка куярга.

Крем әзерләү:

  • йомшак атланмайның 1 пачкасын 1 банка куертылган сөт белән кушарга. Теләк буенча, вакланган әстерхан чикләвеге өстәргә була.

   Суытылган камырдан 12 кечкенә йомарламны бик юка итеп җәяргә, 200 градус температурада 5-7 минут мичтә майламыйча гына пешерергә.

Әзер коржларга крем сыларга һәм бер-берсе өстенә тезеп барырга. Соңгы коржны кремсыз гына куеп, кул белән басарга кирәк – торт утыра. Аннары тагын крем сыларга һәм иң өстенә соңгы корждан ясалган валчыкларны яки шоколад сибәргә.

Әзер тортны, тулысынча сеңсен өчен, суыткычка куярга – иң яхшысы төнгә.

Фото: baking-academy.ru

  

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас