300 г кишер, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы 9 %лы аш серкәсе,
2 тырнак сарымсак, бер чеметем шикәр комы, 1 чәй кашыгы тәмләткеч (төелгән кориандр һәм чили борычы), 1 суган, 50 мл үсемлек мае.
Кишерне махсус угычтан чыгарырга. Тоз, аш серкәсе өстәп, 2-3 сәгать тотарга. Бүленеп чыккан согын сыгарга. Сарымсак, шикәр комы, 1 чәй кашыгы тәмләткеч өстәргә. Аерым савытта 1 суганны үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Суганын алып ташларга, тәмләткечләр өстенә кайнар май сибәргә. Кишерне яхшылап болгатырга һәм суыткычка куярга. Икенче көнгә бик тәмле кишер әзер була. Кореячә кишерне туңдырып та куям, яхшы саклана.
Гөлнара ФӘРХЕТДИНОВА, Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.