Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 гыйнвар , 23:13

Канәфер нәрсәдән файдалы?

Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле.

Канәфер нәрсәдән файдалы?
Канәфер нәрсәдән файдалы?

Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.
Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй калагы бал белән чәйнәргә кирәк.
Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша. 10 бөртек канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчегез. Салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмәссез. Борын тыгылганда тамызырга да мөмкин. Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән, ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире каһвәдән ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Канәфер нәрсәдән файдалы?
Канәфер нәрсәдән файдалы?
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас