2 л шулпа, 500 г сөмбаш (семга) филесы, 500 мл сөт өсте, 2-3 бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 50 г атланмай, тәменчә тоз, борыч, петрушка.
Балык филесын һәм бәрәңгене уртача зурлыкта шакмаклап турарга. Суган белән кишерне уха пешәсе кәстрүлгә салып, атланмайда кыздырырга. Шулпаны өстәргә. Кайнап чыккач, бәрәңгене салырга, 20 минут тирәсе кайнатырга. Тәменчә тоз өстәргә, балыкны салырга, тагын 10 минут пешерергә. Тәменчә борыч сибәргә. Уттан алып, сөт өсте кушып болгатырга. Табынга вак итеп туралган петрушка сибеп чыгарырга.
Алинә МӘҖИДУЛЛИНА, Царево.