Лимон суты бавыр эшчәнлеген стимуллаштыра, шул рәвешле токсиннар чыга, ә су аларны юып чыгара.
Лимон эч катканда һәм эчәклектә газлар җыелудан булыша.
Лимонлы су селтеле мохит ясауда мөһим роль уйный. Лимонда пектин, эретүчән җепселләр бар. Ә алар ачлык хисен киметә. Мондый эчемлек бәвелне яхшы кудыра. Шешенүдән интегүчеләргә менә дигән ярдәм булып тора.
Йоклар алдыннан ашагансыз икән, төн уртасында эч күбүдән, йә сару кайнаудан уянуыгыз бар. Бу очракта лимон суты кушылган җылы су әчелекне киметәчәк, тынычландырачак.
Аны ничек эчәргә?
100 мл суга 1 чәй калагы лимон суты кушарга кирәк.
Шуны истә тоту мөһим: классик һәм халык медицинасында кулланыла торган ризыклар, дарулар, БАДлар, препаратлар кабул итү белән бәйле теләсә нинди гамәлләр буенча табиб белән килешергә кирәк.