Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 гыйнвар , 13:35

Мандарин кабыгы гына димәгез...

Шушы җәһәттән берничә киңәш.

Мандарин кабыгы гына димәгез...
Мандарин кабыгы гына димәгез...
Мандарин кабыгыннан шәп нәрсәләр ясап була икән. Шушы җәһәттән берничә киңәш.
 
Өй җыештыру өчен цитруслы спрей
 
Мандарин кабыгы + серкә (уксус) = табигый тазарту чарасы. Ул кран һәм көзгеләрдәге майлы тапларны яхшы бетерә.  
Әзерләү:
Мандарин кабыгын банкага тутырырга һәм өстенә 9% аш серкәсе агызырга. Ике-өч көн караңгы урында төнәткәннән соң, сөзеп, сиптергечкә тутырырга. Тазартылучы өслеккә сибеп калдырып торыгыз да 5-7 минуттан чүпрәк белән сөртеп алыгыз . Мандарин исе бәйрәм кәефен тудырыр, ә инде әйберегез  ялтырап китәр!
 
Бит өчен мандарин кабыгыннан  тоник
 
Яңа тазартылган 50 грамм мандарин кабыгы өстенә 200 мл минераль су коегыз да  4-6 сәгатькә суыткычка куегыз. Шушы вакыттан соң таза савытка сөзегез. Табигый хуш исле тоник хәтта үтә сизгер тире өчен дә бик файдалы.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас