-16 °С
Болытлы
Грейпфрут яратасызмы, дуслар?
Ул С витаминына бай Шуңа көзен, кышын безне төрле вируслардан саклый.
Җимеш составындагы калий йөрәккә файдалы.
Грейпфрут органик кислоталарга да бай, шуңа бөердә таш җыелмасын өчен ашау файдалы.
Әле ул организмны шлаклардан чистарту, ризык эшкәртүне яхшырту, матдәләр алмашын стимуллаштыру, ашкайнату суты бүленеп чыгуын яхшырту сәләтенә ия.
Грейпфрут түбән калорияле. Шуңа күрә аны диета тотучылар да куллана ала, ул ябыгырга булыша.
Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы.