Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 гыйнвар , 18:16

Аяк киеме шумасын дисәгез...

Силикон герметик ярдәм итәр.

Аяк киеме шумасын дисәгез...
Аяк киеме шумасын дисәгез...
Тротуарлар урыны белән бозлавыкны хәтерләтә. Шома табанлы аяк киеме кисәң, егылганыңны сизми дә каласың. Ярый ла, имгәнмәсәң?!. Менә ичмаса, проблема! Әмма проблеманы чишүнең кыймммәтле булмаган ысуллары бар. Шушы уңайдан бер лайфхак тәкъдим итәбез. Бу лайфхак чынлап та эшли, үзегездә сынап карагыз.
Биредә ниндидер корал һәм кыйммәтле махсус чаралар кирәкми. Итек табанын шетка белән яхшы итеп юып, тулысынча киптергәч, наждак кәгазе белән табанны яхшы итеп тазартырга.  Аннары эшкәртелгән урынга спирт сөртергә . Һәм дә итек табанына 8-15 урынга силикон герметик тамызырга яисә буй сызыклар ясарга кирәк. Хәзер итекнең кибүен (24 сәгать) көтәсе генә калды. 
Ник силикон тайдырмый? Ул йомшак һәм эләктерүчән материал. Бозда һәм карлы урында ул мини-присоска кебек эшли. Шулай иткәндә, егылудан куркып, аякларны арытып, киеренкелектә йөрергә туры килмәячәк.
Әлеге "протектор" 2-дән алып 4 атнага кадәр чыдый. Әгәр бу ысул ошамаса, силиконны аяк киеме табаныннан җиңел генә итеп (уайт-спирт ярдәмендә) куптарып алырга мөмкин.
 
Фото: istockphoto.com

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас