Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 гыйнвар , 22:28

Гранат гемоглобинны күтәрә, кан басымын төшерә, шикәрне киметә

Аның башка төрле файдасы да бик күп. 

Гранат гемоглабинны күтәрә, кан басымын төшерә, шикәрне киметә
Гранат гемоглабинны күтәрә, кан басымын төшерә, шикәрне киметә

Гранатның күпләргә билгеле үзлеге — гемоглобинны күтәрә.

Азканлылыктан көнгә өч тапкыр, ашарга 30 минут кала, ярты стакан суга гранат суты кушып эчәргә кирәк. Кан басымын төшерә.

Гранат кан басымын акрынлап төшерә. Югары икән, аны ешрак ашарга киңәш ителә. Гранатның элпәләрен чәйгә кушып эчәргә була. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, йокыны яхшырта.

Гранат шикәр чире белән интегүчеләргә дә файдалы. Көнгә 4 тапкыр 60 ар тамчы гранат суты эчәргә кирәк. Өченче көнне үк шикәрнең кимүе сизеләчәк.

Ләкин дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк, чөнки гранатның сәламәтлек өчен кире яклары да бар. 

Чыганак: "Сәламәтлек" ТГ каналы. 

Автор фотосы. 

 

 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас