-16 °С
Болытлы
Әзерләү:
1. Лимон согын, серкә, тоз, борыч, 3 кашык үсемлек маен бергә кушып болгатырга.
2. Помидор, кыяр һәм кызыл суганны түгәрәкләп турарга, вакланган петрушка, бөтнек өстәп, 1 нче пунктта әзерләнгән «салат» белән кушарга.
3. Ит фаршына вакланган суган, сарымсак, тоз, борыч, дарчин һәм йомырка кушып болгатырга. Фаршны агач шампурларга «ябыштырып», үсемлек маенда 10—15 минут кыздырырга.
4. Әзер итне тәлинкәләргә салат белән бергә салырга.
Теләгән кеше салатка ваклап туралган брынза да өсти ала.
Чыганак: «Мәйдан».