+23 °С
Облачно


Тавыклар йомырка салуны арттырсын өчен, өстәмә тукландырырга киңәш ителә. Азыкларына киптерелгән кычыткан яки башка үләннәр кушыгыз. Кальцийга кытлык булмаска тиеш. Кабырчык, төелгән йомырка кабыгы, акбур өстәгез. Каротин файдалы, кишер, кабак бирегез.
Шулай ук чүпрәле сый йомырка салдыра. 500 мл җылы суга 10 г коры яки чи чүпрә салырга, аз гына шикәр комы өстәп күпертергә. Икенче көнне азыкларына кушып бирергә була. Чүпрәле азыкны тавыкларга 7-10 көнгә бер тапкыр бирергә ярый.
Чыганак: «Ирек мәйданы».