+14 °С
Облачно


Иң файдалысы булып әрчемичә мичтә пешерелгән бәрәңге санала. Аны кургашка төреп пешерсәң, тагын да яхшырак. Болай ул витаминнарын саклап калачак, дымын да югалтмый.
Файдалылыгы буенча икенче урында суда пешкән бәрәңге санала. Бүлбеләрне уртача утта пешерү яхшырак. Аны кайнап чыккан суга салырга кирәк. Тозны бәрәңге пешеп җитәр чакта салырга киңәш ителә.
Әлбәттә, кыздырылган бәрәңге файдасызрак санала, чөнки ул артык калорияле, ашказанга да авыр була.