

Тикшеренү "Русия шәраб гиды" кысаларында уздырылган, ул Россиянең Сәнәгать һәм Авыл хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә Роскачество тарафыннан оештырылган. 2019 елда дегустация нигезендә бәяләү өчен Россия виноградыннан чемердәп торган 129 шәраб үрнәге сатып алынган.
Шулай итеп, Роскачестводан чемердәп торган шәрабләр категориясендә "Русиянең шәраб гиды" исемлегенә эләккән эчемлекләр:
I урын – Краснодар крае территориясендә үстерелгән, виноградның Пино Нуар дигән сортыннан җитештерелгән "Мысхако" ярымтатлы шәрабе (100 дән 83,7 балл);
II урын – Шардоне, Рислинг, Совиньон Блан сортлы виноградтан җитештерелгән ак "Дербентской винодельской компания" Русия шәмпан брюты;
III урын – Ак мускат, Гәрәбә мускат сортлы виноградлардан ясалган, "Золотая балка"дан ярымтатлы, ак Кырым шәрабе.
Роскачество искәрткәнчә, яңа ел табынына чемердәп торган шәраб сайлаган вакытта үзеңә кирәкле шәрабне сайлап алу өчен тышлыкны яхшылап укырга кирәк.
Тышлыкның алгы өлешендә "чемердәп торган шәраб" ("игристое вино") яки "Русия шәмпан шәрабе" дигән сүзләр булмаса, шешәне әйләнедереп, контрэтикеткадагы вак хәрефле текстны укыгыз. Сез алган эчемлек "газландырылган шәраб эчемлеге" булырга мөмкин, андый очракта шешәдәге сыеклыкның иң яхшысы дигәндә яртысы шәрабтан, ә калганы су һәм хушландыргычлардан торачак.
Әгәр "игристое вино" яки "жемчужное вино" сүзләренә "защищенного географического указания (ЗГУ)" яки "защищенного наименования места происхождения (ЗНМП)" дигән сүзләр язылган булса, димәк әлеге шәраб Русия Федерациясе чикләрендә билгеле бер төбәктә виноградтан әзерләнгән дигән сүз.
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
"Русия сыйфат системасы" АКО материаллары буенча