Балыкны чистартып, башын кисеп ташлыйбыз. Чәнти бармак озынлыгында кисәкләргә бүләбез. Суганны боҗралап турыйбыз. Балык белән суганны берәр литрлы ике банкага, чиратлаштырып, тыгыз итмичә генә, катлап урнаштырабыз.
Өченче банкада (монысы да – бер литрлы) тозлык әзерлибез. Банкага 800 грамм кайнаган су салабыз, икешәр аш кашыгы (өймичә генә) шикәр комы, тоз, 9 процентлы аш серкәсе өстибез. Яхшылап болгатабыз һәм тозлыкны ике банкага тигезләп салабыз. Капкач белән ябып, кул белән селки-селки, тагын бер кат болгатабыз да 6 сәгатькә суыткычка куябыз. Шуннан тозлыкны, банка төбендә бераз гына калдырып, саркытабыз, үсемлек мае өстибез. Бәрәңге белән ашау өчен искиткеч тәмле ризык!
Суган кабыгы белән скумбрия әзерләү
Кирәк булачак: уртача зурлыктагы 1 балык, бераз суган кабыгы, 5 аш кашыгы тоз (өймичә генә), 1 литр су.
Эш барышы. Суган кабыгын юып, бераз гына суда тотабыз. Шуңа тоз салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, скумбрияне салабыз һәм төп-төгәл 3 минут пешерәбез (балык уртачадан зуррак булса – бераз гына озаграк тотабыз).
Балыкны судан алып, тишекле чүмечкә салабыз. Тозлыгы саркып беткәч, табынга кую өчен әзер дигән сүз.
Чыганак: «1001 киңәш».