Мандарин Яңа ел символларының берсе булып тора. Яңа ел чорында нәкъ менә ул табын күркенә әйләнә.
Мандаринның файдасы күп, диләр белгечләр. Ул витаминнарга һәм антиоксидантларга бай, аны “сәламәтлек амбары” дип атарга мөмкин. Мандаринда аеруча аскорбин кислотасы күп. Ул В, P, K, D төркемнәре витаминнарына бай. Бу җимеш сутында минераллар, кальций, магний һәм калий бар. Шулай ук мандарин – кальций буенча рекордчы.
Мандариннарда нитратлар бөтенләй юк. Аның составына кергән лимон кислотасы зарарлы кушылмаларны нейтральләштерә, табигый “антиоксидант” булып тора. Бу җимеш аппетитны яхшырта, кеше организмында матдәләр алмашынуын көчәйтә.
Мандаринның кабыгы да файдалы. Ул эфир майларына, шулай ук органик кислоталарга һәм флавоноидларга бай. Йомшак өлешенең 87 проценты – судан, 7 проценты шикәрдән тора. Калганы – кислоталар, пектин матдәләре, минераль тозлар, гликозидлар, эфир майлары һәм витаминнар.
Ләкин шуны истә тотарга кирәк: мандариннар, башка цитруслылар кебек үк, көчле аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин. Башка зыянлы яклары да бар. Беренче чиратта мандариннар ашказаны согының кислоталылык дәрәҗәсен нык күтәрә һәм, димәк, ашказаны авырулы кешеләргә зыян китерергә мөмкин.
Концентрацияләнгән мандарин суты (әфлисун суы кебек үк) теш эмаленә агрессив тәэсир итә, акрынлап аны җимерә. Моны булдырмас өчен яңа сыгылган сутны көпшә аша эчәргә киңәш ителә.
Бер сүз белән әйткәндә, файдасын белергә, әмма чама турында да онытып җибәрмәскә кирәк.