Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 декабрь , 10:00

Камыр эчендәге тавык ите бик тәмле була

Рецепты нык гади!

Камыр эчендәге тавык ите бик тәмле була
Камыр эчендәге тавык ите бик тәмле була

Кирәк була:

  • тавыкның түш ите - 500 г
  • лимон - 1 шт

Камыр өчен:

  • йомырка - 4 шт
  • шулпа - 2 аш кашыгы
  • он - 1 стакан
  • тоз, борыч
  • кыздыру өчен сыек май - 400 г

Тавык итенең ике ягын да төеп, озынча тасмалар кисәбез, тоз, борыч сибәбез, лимон согы сыгабыз.
Савытка йомырка сытып туглыйбыз, шулпа, тоз, әз-әзләп кенә он кушып, коймак камырыныкы кебек камыр ясыйбыз.
Калын табада май кыздырабыз,тавык кисәген башта онда әвәләп, аннан камырга манып, кызган майга салабыз. Ике ягын да әйләндереп пешерәбез һәм артык мае сеңсен өчен кәгазь тастымалга куябыз.

Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була.

Розалия Килмәтова.

Камыр эчендәге тавык ите бик тәмле була
Камыр эчендәге тавык ите бик тәмле була
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас