Файдалы киңәшләр
12 Декабря 2025, 17:43

Ютәлдән - кара торма

Кулланыгыз, файдасын күрегез. 

Ютәлдән - кара тормаЮтәлдән - кара торма
Ютәлдән - кара торма

 Кара торма (черная редька) кулланганыгыз бармы, дуслар?

Халык медицинасында ул бума ютәл вакытында, тамак авыртканда, бронхитлардан булыша.

Бер кара торманың эчен чокып, кичтән бал салып калдырасы. Иртән барлыкка килгән суын көнгә 3-4 мәртәбә берәр аш кашыгы эчсәң, ютәлдән булыша.

Шулай ук: сөякләр өчен файдалы, эчәкләрнең микрофлорасын яхшырта, йогышлы авырулардан саклый , С витаминына бай. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас