Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 декабрь 2025, 22:39

Борынга суган суы тамызырга ярыймы?

Кайбер кешеләр томау төшкәндә шундый ысулны куллана. 

Борынга суган суы тамызырга ярыймы?
Борынга суган суы тамызырга ярыймы?

 Суган суы тыгылган танауны ачарга сәләтле, аның составында булган матдәләр бик күп бактерияләрне үтерә. Әмма болай эшләргә һич ярамый!

Борыныгызга суган суын салу турында уйлап та карамагыз! Борын эчендәге лайлалы тышчасы бик сизгер һәм әче суган суы аны киптерә һәм яклынсындыра. Кыскасы, болай эшләүнең файдасына караганда зыяны күбрәк булачак.

Танауны ачу өчен суганны иснәү дә җитә. Нәтиҗәгә ирешү өчен моңа күбрәк вакыт кирәк булачак, ләкин шулай эшләү файдалырак, ул микробларны юк итә. 

Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас