Буыннар бертуктаусыз сызлый, борчый икән, әлбәттә, табибларга күренергә һәм аларның киңәшләренә колак салырга кирәк. Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче дә, табиб белән киңәшләшү зарур!
Ике аш кашыгы 5%лы нашатырь спирты, скипидар (ылыслы агач сумаласы, шешәсендә ГОСТ дип язылганы) һәм ике чи йомырка алырга кирәк. Барысын да бергә кушып яхшылап бутарга. Ул куе сары каймак кебек катнашмага әйләнергә тиеш. Менә шуны төнгелеккә сызлаган буыннарга сөртеп ятарга.
Шушы рецептны кулланып, файдасын күрүчеләр күп, сез дә сынап карагыз әле.
Чыганак: "Сәламәтлек" каналы.