Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 ноябрь , 11:28

Сабын калдыкларыннан сыек сабын ясау ысулы

Акчаның тиеннән җыелуын беләбез. Шуны истә тотып, сабын калдыкларыннан бик шәп сыек сабын ясау ысулын тәкъдим итәбез. 

Сабын калдыкларыннан сыек сабын ясау ысулы
Сабын калдыкларыннан сыек сабын ясау ысулы

Иң элек сабын кисәкләрен уклау белән изеп ваклыйбыз. Болай алар бик җиңел ваклана. Шуннан сабын вагын кайнар суга салып (1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы сабын вагы исәбеннән) эретәбез. Эремәгә глицерин (1 стакан эремәгә 1 аш кашыгы) һәм лимон кислотасы порошогы (1 стакан эремәгә 0,5 чәй кашыгы) өстибез. Катнашманы 2-3 тәүлек тотабыз. Шуннан, дозаторлы савытка салып, рәхәтләнеп кулланабыз.

Чыганак: «1001 киңәш».

Сабын калдыкларыннан сыек сабын ясау ысулы
Сабын калдыкларыннан сыек сабын ясау ысулы
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас