Гипертония вакытында ярдәм итүче халык чараларын искә төшерик:
Төрле җиләк соклары. Мисал өчен, нарат җиләге согын 200 г күләмендә, көнгә 2-3 тапкыр кабул итәргә, дәвалау курсы — 10 көн.
Балан. 3 атна дәвамында көнгә 3 тапкыр 1шәр 3 аш кашыгы кабарга (җиләк я бал кушарга мөмкин)
Кара миләш җиләге. Ашарга ярты сәгать кала 100 г ашарга, дәвалау курсы — бер ай.
Чөгендер суы. 2-3 атна дәвамында көненә өч тапкыр 1 аш кашыгы кабул итәргә (кайнаган су кушарга киңәш ителә)
Укроп орлыгы төнәтмәсе, рецептын өстәрәк куйдык.
Артериаль басымны табигый рәвештә төшерү өчен, түбәндәге продуктларны кулланыгыз:
- яшел чәй;
- чия;
- груша;
- арахис;
-караҗиләк (черника);
-кара шоколад;
- дөге;
- җимешләр (әфлисун, мандарин);
- бәрәңге;
- солы һәм бодай ярмасы;
- коры җиләк-җимеш (күрәгә, йөзем);
- балык;
- сөт, йогурт;
- диңгез кәбестәсе;
- кузаклылар (фасоль, борчак, ясмык) һ.б.
Чыганак: «Сәламәтлек».