Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 ноябрь , 17:27

Бик тәмле бәрәңге коймагы пешерү ысулы

Бик җиңел һәм “тәмле” рецептларның берсе бу. Моны балалар да бик яратып ашый. 

Бик тәмле бәрәңге коймагы пешерү ысулы
Бик тәмле бәрәңге коймагы пешерү ысулы

10-12 данә коймак өчен 700 г бәрәңге, 200-250 г он, 2 йомырка, 3 сарымсак теше, кечкенә генә 1 бәйләм укроп һәм петрушка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ярты чәй кашыгы тоз кирәк була. 

Пешкән бәрәңгене төеп, боламык ясыйбыз. Тоз һәм үсемлек мае өстәп, болгатабыз. Шуннан соң ваклап туралган яшел тәмләткечләр, йомырка, вакланган сарымсак салып, бәрәңгене камыр кебек изәбез. Куна тактасына он сибәбез. Бәрәңге "камырын" рулет кебек озынча хәлгә килгәнче әвәлибез, аннары 10-12 бертигез өлешкә бүләбез. Һәр өлешне, камыр кебек, юкарак итеп җәябез (җәемнең диаметры чама белән 20-22 см булырга тиеш). 

Бәрәңге "коймакларын" кызган майлы табага салып, әйләндерә-әйләндерә, 2-3әр минут кыздырып алабыз.

Чыганак: "1001 киңәш" төркеме.

Бик тәмле бәрәңге коймагы пешерү ысулы
Бик тәмле бәрәңге коймагы пешерү ысулы
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас