Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 ноябрь , 17:55

“Авызны бөрештерсә дә, яратам мин хөрмәне...”

Кибетләрдә  күпләр үз иткән хөрмә пәйда булды! Тәмлесен ничек сайларга?

“Авызны бөрештерсә дә, яратам мин хөрмәне...”
“Авызны бөрештерсә дә, яратам мин хөрмәне...”

   Хөрмәнең “Мандариновая”, “Королек”, “Шарон”, “Китайская” дигән төрләре аеруча популяр. Шуңа да кибеттә йөргәндә киштәләрдән җимешнең әлеге төрләрен сайларга тырышыгыз. Авызны бөрештерми торган хөрмәләрнең төше булмый.

 “Мандариновая” дигән төрен икенче төрле “баллы хөрмә” дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр  мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Төсе  - якты  сары төстә.

“Королек” исемлесе аеруча  баллы була. Ул да  авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк .

  “Шарон” дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу төр хөрмә авызны бөрештерми генә түгел, бик баллы да.

 “Китайская”сы бик үк баллы түгел. Авызны бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас – җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты булучан.

Фото: nz.pinterest.com

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас