Файдалы киңәшләр
15 ноябрь 2025, 03:49

Суган кабыгын ташлап хаталана күрмәгез

Хуҗабикәләр аш-су пешергәндә, аеруча кышка әзерләнү максатыннан төрле салатлар ясаганда күпләп чистартылган суган кабыгын кирәксезгә санап, чүп чиләгенә ташлый.

Суган кабыгын ташлап хаталана күрмәгезСуган кабыгын ташлап хаталана күрмәгез
Суган кабыгын ташлап хаталана күрмәгез

Шәхсән үзем суган кабыгын кыш буе кәгазь капчыкка җыеп барам һәм бакча сезонында актив кулланам. 

 

Бүлмә гөлләрен чирләрдән саклый 

Бер уч суган кабыгы өстенә шау кайнар су коеп, өстен томалап, ике сәгать төнәтәбез. Сөзеп алып суытабыз. Үсемлекләрне чирләрдән саклау максатыннан, төнәтмәне айга бер мәртәбә гөл төпләренә сибәргә, яшел үсентеләрнең өстенә бөркергә кирәк. 

Хәмидә ГАРИПОВА.

Фото: Ясалма фәһем.

Суган кабыгын ташлап хаталана күрмәгез
Суган кабыгын ташлап хаталана күрмәгез
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас