Файдалы киңәшләр
7 Ноября 2025, 18:45

Баш авыртуын бетерү өчен ике рецепт

Кулланып карагыз, файдасын күрерсез. 

Баш авыртуын бетерү өчен ике рецептБаш авыртуын бетерү өчен ике рецепт
Баш авыртуын бетерү өчен ике рецепт

Баш авыртуын басу өчен ике рецепт тәкъдим итәбез, кулланып карагыз, бәлки сезгә ул килешер.

Чәйгә бөтнек һәм дарчин салып эчегез. 

Яшел чәйгә калак очы дарчин һәм 3-5 яфрак бөтнек салып төнәтегез.

Эчкәннән соң күзләрегезне йомып, 10 минут ятып торыгыз. Ләкин кан басымы уйнаклап торган кешеләргә бөтнекне саклык белән кулланырга киңәш ителә, ул кан басымын кинәт төшерә. 

Баш авыртудан, мүк җиләле (клюква) да яхшы ярдәм итә.

1 стакан мүк җиләге сутын 1 л суга салып бутарга, шуңа 200 г шикәр комы һәм 1 мл нашатырь спирты кушарга кирәк. Көнгә 3 тапкыр 30 мл эчәргә.

Ашказанында язва, панкреатит, гипотония белән интегүчеләргә саклык белән кулланырга кирәк. 

Гомумән, безнең сайтта чыккан рецептларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.

Чыганак: Сәламәтлек каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас