

Балконга, верандага чыгарып куя аласыз. Аңа 8 сәгать яктылык җитә.
Суны ике атнага бер генә сибәргә. Салкын һавада торганда ул чәчәк бөреләре чыгара. Менә шул бөреләре күренә башлагач, өйгә кертәсез. Һәм инде суны тиешенчә сибә башлыйсыз.
Шулай ук ашлама да сибәргә кирәк. Кактуслар өчен һәм декоратив гөлләр өчен дигән ашламаларны чиратлаштырып сибегез. Чыгарып куяр урыныгыз булмаса, салкынчарак урынга куегыз. Андый урыныгыз бөтенләй дә юк икән, балчык өстенә боз салыгыз (суыткычта махсус савытларда катырырга була бозны).
Чыганак: "Йорт. Бакча. Рецептлар".