Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 октябрь 2025, 08:39

Кабак ашы рецепты

Безнең өйдә кабакны бик олылыйлар дип әйтә алмыйм. Ара-тирә кускус ярмасы белән кабак боткасы пешерәм. Кускус булмаганда дөге яки тары салам. Күбрәк кабакның ашын яратабыз без. Көз көне, кабаклар күп һәм тәмле чорда бу ашны атна саен диярлек пешерәм. Ул шулкадәр тиз әзерләнә. 

Кабак ашы рецепты
Кабак ашы рецепты

Кәстрүл төбенә үсемлек мае тамызып, ваклап туралган бер баш суганны кыздырып алам. 

 

👆Чистартылган 1 кило кабакны шакмаклап турап, суган янына салам һәм аны да аз гына кыздырам. 

 

👆Аннары кәстрүл төбе күмелерлек су салып, кабакны томалап пешерәм. 

 

👆Кабак йомшарып пешкәннән соң, барысын бергә блендер белән издерәм. Блендер булмаса, тукмак белән яхшылап төяргә була. 

 

👆Издерелгән кабакны яңадан утка утыртып, тәменчә тоз, төелгән кара борыч, вак угычтан уылган бер тырнак сарымсак, 50 г атланмай һәм 200 мл 10 процентлы сөт өсте кушам. 

 

👆Тагын бер кат лепердәп кайнатып алам да, ашым әзер! 

 

Бу ашны табынга кипкән ипи шакмаклары белән бирәләр. Анысын да әзерләве бик җайлы. Искерә башлаган ипи телемнәрен шакмаклап турыйм да, аз гына үсемлек мае тамызылган табада киптереп алам. Кайнар килеш бераз гына тоз һәм тавык ите өчен дигән аштәмләткеч сирпим. Ипи шакмакларын ашка салып ашасаң тәмле була. 

Ашның өстен кабак төше белән бизәсәң матур.

Лилия Гәрәев рецепты. 

Кабак ашы рецепты
Кабак ашы рецепты
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас