Файдалы киңәшләр
18 октябрь 2025, 14:44

Кетердәп тора торган өлеш рецепты

Ашларыгыз тәмле булсын! Ял көннәрендә сыйланып алыйк әле.

Кетердәп тора торган өлеш рецептыКетердәп тора торган өлеш рецепты
Кетердәп тора торган өлеш рецепты

Камыр өчен:

каймак - 180 гр

сода - 0,5 чәй кашыгы

йомырка - 1 данә

сыер мае - 100гр

тоз - 1 чәй кашыгы

он - 400 гр

Эчлек өчен:

тавык ите - 400 гр

бәрәңге - 300 гр

суган - 3 данә

тоз- 2 чәй кашыгы

борыч - 1 чәй кашыгы

Эш барышы:

Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, камырны ял иттерәбез бер 15 минут тирәсе. 

Камыр ял иткән арада эчлек ясыйбыз: 

Бәрәнгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, зуррак- кечерәк шарчыклар ясап, өлешләрне ясыйбыз.

180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.

Гөлнур Мостафина рецепты. 

Кетердәп тора торган өлеш рецепты
Кетердәп тора торган өлеш рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас