Файдалы киңәшләр
17 октябрь 2025, 07:03

Кефир ялкынсынуларга каршы көрәшә

Галимнәр кефирның тагын бер файдалы ягы турында ачыш ясаган.

Кефир ялкынсынуларга каршы көрәшәКефир ялкынсынуларга каршы көрәшә
Кефир ялкынсынуларга каршы көрәшә
Ноттингем университеты галимнәре әчетелгән кефир белән  азык җепселләре бергә организмдагы ялкынсыну дәрәҗәсен нәтиҗәле киметә ала дигән нәтиҗәгә килгән.  Ул хәтта һәркайсы аерым файдаланылган популяр омега-3 өстәмәләреннән һәм пребиотиклардан да нәтиҗәләрек булган. Тикшеренүчеләр мондый комбинацияне "синбиотик" дип атаган.
Киң билгеле журналда басылган тикшеренү нәтиҗәләрендә тере микроорганизмнарны һәм азык клетчаткаларын бергә файдалану сизелерлек нәтиҗә бирүен күрсәткән.  Алты атналык тәҗрибәдә катнашучы ирекмәннәрне төркемнәргә бүлгәннәр һәм аларның һәркайсына йә омега-3, йә клетчатка, йә кефир һәм пребиотиклар кушылмасы биргәннәр.
Бары тик "синбиотик" кабул иткән төркем генә канда яклкынсындыручы аксымнар дәрәҗәсе кимүен күрсәткән һәм алар үзләрен яхшырак хис иткән. Галимнәр моны клетчаткаларның файдалы микроорганизмнар өчен туклану мохите булып хезмәт итүе белән аңлаталар һәм ул метаболитлар, мәсәлән, бутират эшләп чыгаруны көчәйтә. Үз чиратында бу матдәләр иммун системасы эшчәнлеген көйли.
Гыйльми хезмәт авторлары мондый алым йөрәк-кан тамырлары һәм матдәләр алмашынуы кебек хроник ялкынсыну  авыруларын профилактикалауда яңа мөмкинлекләр ача диләр.  Хәзер галимнәр тикшеренүләренең алдагы этабында кефир һәм клетчаткаларның авыруларга ничек ярдәм итә алуын ачыкламакчылар. Әйткәндәй, галимнәр раславынча, кефирны даими файдалану теш черүе һәм теш казналары ялкынсыну куркынычын киметә ала икән.
 
Фото: ru.pinterest.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас