Файдалы киңәшләр
13 октябрь 2025, 10:58

Күзләрем, күзкәйләрем...

Күз яшьләнгәндә тары ярмасы ярдәм итә.

Күзләрем, күзкәйләрем...Күзләрем, күзкәйләрем...
Күзләрем, күзкәйләрем...

Күз яшьләнгәндә тары ярмасы ярдәм итә.

 

 

Иң мөһим күрү органын тәрбияли беләбезме?

Адәм баласына бирелгән һәр әгъза үтә дә мөһим функцияләрне үти. Әйтик, күзләр! Аларның сәламәтлегендә никадәр зур мәгънә яшеренгән. Алар сәламәт булганда без берни дә уйламый, шулай булырга тиеш дип кенә яшибез. Әмма беләсез ки, күзләрне дә тәрбияләргә кирәк. Аларга да дым, саф һава, ризык, игътибар тиеш. Мисал өчен, кайсы очракта нишләргә?

– Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

 

– Күз төбегез күгәреп торса, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

 

– Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

 

– Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз. Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк. Күз үләне( очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз. Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

 

– Күз төбендәге «капчыклар»дан арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне угычтан чыгарып күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.

 

 

Фото: ochkov.net

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас