Файдалы киңәшләр
11 октябрь 2025, 06:01

Тәмле итле бәрәңге рецепты

Ит белән бәрәңге булса, әллә нинди төрле ризыклар әзерләп була. Ничек кенә әзерләсәң дә барысы да тәмле була. 

Тәмле итле бәрәңге рецептыТәмле итле бәрәңге рецепты
Тәмле итле бәрәңге рецепты

Ит алып куйган идем, җеби торырга дип, бәрәңге белән берәр нәрсә әзерләрмен дип. Бәрәңге әрчегәндә уйлый-уйлый әрчим, нәрсә әзерлим икән дип. 

Рецепты гади генә. 

1) бәрәңге 

2) суган белән чыгартылган фарш 

3) тоз, борыч, тәмләткечләр 

4) сыр, майонез 

5) сыек май.

Бәрәңге әрчеп, түгәрәкләп турадым. Тоз, борыч белән болгатып, майланган казанга бер өлешен салдым . Өстенә, суган белән чыгартылып, тоз, борыч белән болгатылган фарш. Өстенә калган бәрәңгеләрне тезеп, помидор, борыч турап җибәрдем, майонез сибеп җибәреп , өстенә фольга каплап духовкада пешердем. Пешеп чыккач, өстенә сыр уып, яшеллекләр сибеп җибәрдем. Шуның белән тәмле ризык әзердә булды.

Гөлгенә Сабитова рецепты.

Тәмле итле бәрәңге рецепты
Тәмле итле бәрәңге рецепты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас