Галимнәр нарат җиләгенең (брусника) антибиотиклар ярдәменнән башка сидек юлларын саклау үзенчәлекләренә ия булуын ачыклаган. Тикшеренүләр дәлилләвенчә, нарат җиләгендә булган проантоцианидлар E. coli бактерияләренә үрчергә ирек бирми. Ягъни, организмны хроник инфекцияләрдән саклый икән.
Нарат җиләге эчәк микрофлорасы белән "хезмәттәшлек итә": аның йогынтысында полифеноллар, микробка каршы тәэсирне көчәйтеп, актив матдәләргә әверелә. Шулай итеп җиләк ялкынсынуны кире кагып кына калмый, организмның табигый саклаучы мехнизмнарын да ныгыта.