

Канәферле чәйдә А, В1, В2, В3, В5, В6, В9, Е, С һәм К витаминнары бар.
Аның составында Омега-3, Омега-6 май кислоталары һәм кешегә кирәкле микроэлементлар: цинк, кальций, фосфор, бакыр, натрий, селен һәм эвгенол бар.
Гвоздика йөрәк-кан тамырлары системасы, эчәклек, репродуктив система, бавыр, бөер һәм үт куыгы өчен файдалы.
Әлеге эчемлек кеше организмына антисептик, антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә.
Бу чәй ябыгу, паразитлардан чистарту, иммунитетны арттыру, кан басымын нормальләштерү өчен һәм диабет булганда кулланыла.
Канәфер тәмләткече өстәлгән эчемлекне эчәклек системасы авырулары вакытында, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, 3 яшькә кадәрге кечкенә балаларга һәм канәфергә аллергияле кешеләргә эчәргә ярамый.
Фото: lefood.menu.