Файдалы киңәшләр
5 октябрь 2025, 18:00

Балан бәлеше

Уңган хуҗабикәләр блокнотына.

Балан бәлешеБалан бәлеше
Балан бәлеше

200 гр май (сыер мае+ маргарин да ярый), 3 йомырка, 50 гр св.чүпрә, ярты чәй кашыгы тоз, ярты стакан сөт, он белән йомшаграк камыр басабыз һәм 30 минутка холодильникка куеп торабыз. Камыр икеләтә арткач, алып, яртышар стакан шикәр комы һәм он белән кабат басабыз. Әзер камырдан сразу пирог ясыйбыз, 170 градуста 35 минут тирәсе пешерәбез. 

 Эчлеге: 350 гр бөрчелгән баланга бер стакан су салып кайнатып чыгарабыз һәм баланны изеп, дуршлаг аша сөзәбез. Шуңа тагын ярты стакан су, 180 гр шикәр комы, 50 гр тирәсе квас оны өстәп, куера башлаганчы 15-20 минут талгын утта пешерәбез. Бу порциядән ике таба пирог чыга. 

Зәмзәмия Сәмигуллина рецепты.

Балан бәлеше
Балан бәлеше
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас