

Камыр өчен кирәк булыр:
су ~ 1,5 стакан
ак май ~ 150 г
он ~ 1,5 стакан
йомырка ~ 6 штук
тәменчә тоз
Крем өчен:
Каймак (сметана) ~ 2 стакан
Шикәр комы ~ 1 стакан
Әзерлибез:
сотейник яки кәстрүлгә су, ак май, тоз салып газ өстенә утыртабыз
кайнап чыккач, он салып тиз-тиз болгатабыз
камырны мискә кырыйларына сылап (тизрәк суынсын өчен) суытырга куябыз
өстенә йомырка сытабыз, бертөрле масса килеп чыкканчы болгатабыз
әзер камырны кондитерский мешокка салабыз
формага пергамент җәябез, камырны озынча бармак рәвешендә салып чыгабыз
духовкага 20-25 минутка куябыз
әзер камырны кремга манып, утын өеме кебек итеп өябез
төнгә холодильникка куябыз
иртән өстен кырылган шоколад белән бизибез
Чәйләрегез тәмле булсын!