Файдалы киңәшләр
3 октябрь 2025, 09:01

Ипи пешерүчеләр нинди зарарлы матдәләр куллана?

Сез сату икмәге ашыйсызмы? 

Ипи пешерүчеләр нинди зарарлы матдәләр куллана?Ипи пешерүчеләр нинди зарарлы матдәләр куллана?
Ипи пешерүчеләр нинди зарарлы матдәләр куллана?

Уңган хуҗабикәләр моны яхшы аңлый - ипи кайчакта уңмаска да мөмкин. Бу күп факторларга бәйле, камырга гына түгел, һәтта һава торышы да йогынты ясый, диләр. Ә җитештерүчеләргә мондый күңелсез хәлгә тарырга ярамый -  кибетләр көн саен алардан ипи көтә! Шуңа күрә җитештерүчеләр камырга Е924 куша. Калий броматы яки Е924 камыр кабарсын, уңсын өчен кулланыла.

Мондый икмәк-күмәчләр, гадәттә, кыйммат булмый, шуңа күрә сатып алучылар арасында аңа ихтыяҗ зур.

Әмма соңгы тикшеренүләр аның калкансыман биз онкологиясе барлыкка килүен һәм бөер эшчәнлегенә зыян салуын күрсәткән. Шул сәбәпле кайбер илләрдә Е-924 куллану тыелган, әмма безнең илдә аңа бик игътибар бирелми, экспертлар ипиләрне тикшергән вакытта ул матдәне еш табалар, ди. 

Үзең салып ашауга җитми инде! 

Чыганак: Сәламәтлек төркеме. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас