

Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай.
Авокадо – майлы җимеш, әмма аны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый.
Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була.
Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли.
Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта. Аны даими куллану күзләр өчен дә шифа: А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый.
Чыганак: Сәламәтлек төркеме.