Файдалы киңәшләр
2 октябрь 2025, 18:17

Ачы борыч кушып пешергән ризыклар гомерне озайта

Ачы борыч кушып пешергән ризыклар гомерне озайтаАчы борыч кушып пешергән ризыклар гомерне озайта
Ачы борыч кушып пешергән ризыклар гомерне озайта

Кытай галимнәре шундый кызык тикшерү үткәргән: 7 ел дәвамында 30 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге ярты миллион кытайлыны күзәткәннәр.

Төркемне икегә бүлеп, берсендәге халыкка атнасына 3 тапкыр ачы борычлы ризык ашарга кушканнар. Икенчеләренә бөтенләй ачы әйбер рәхсәт итмәгәннәр.

Нәтиҗәдә, беренче төркемдә үлүчеләр саны икенчесенә караганда 14%ка кимрәк булган.

Эш шунда ки, борычта махсус матдә – капсаицин бар. Нәкъ менә шул организмны яндыра. Ул эндорфиннар - шатлык гормоннары эшләп чыгаруны көчәйтә. Шуңа күрә ачы әйберләр ашарга күнегеп китәргә дә мөмкин.

Шуны да әйтеп үтү мөһим: капсаицин яман шеш күзәнәкләрен үтерә. Димәк, ачы борыч кушып пешергән ризыклар ракка каршы торырга ярдәм итә. Ләкин ашказаны, бавыр авырулары булганнарга андый ризыкка өстенлек бирер алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим.

Сәламәт булыгыз!

Чыганак: Файдалы киңәшләр төркеме. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас