Файдалы киңәшләр
26 сентябрь 2025, 06:23

Тутырылган бәрәңге

Ризыкларыгыз тәмле булсын!

Тутырылган бәрәңгеТутырылган бәрәңге
Тутырылган бәрәңге

Ризыкларыгыз тәмле булсын!

 

Быел бәрәңге каты, тыгыз тәнле. Шуңа күрә бу рецепт өчен кайсысы да ярар кебек. Әгәр инде бик ярмалы сортларыгыз бар икән, ул вакытта сайлап эшкә тотыныгыз.

Фаршланган бәрәңге - бик аппетитлы һәм тансык ризык булыр. Моны әзерләп ашап карарга тәкъдим итәбез.

 

Кирәк була:

-бәрәңге-1 кг

- ит фаршы-300 гр

- суган -2 шт уртача

- кишер -100 гр

- томат пастасы 1 аш кашыгы

- сарымсак

- үсемлек мае

 

Әзерләү тәртибе:

Бер үк зурлыктагы бәрәңгеләрне сайлыйбыз. Аларны яхшылап юып, эчен алабыз (моны пычак һәм чәй калагы белән эшләве җиңел).

Бәрәңге төбен табада (яки сотейникта) тотрыклы утырып торырлык итеп бераз кисәбез. Барыбер фаршланган бәрәңгедә иң мөһиме – эчке тәм. Шуңа күрә фаршка тоз, борыч, сарымсак һәм суган (башта бик вак итеп туралган) салабыз да бәрәңге тутырабыз. Кайнар мичтә 30 минутлап пешереп алабыз. Ризыкларыгыз тәмле булсын!

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас