

Бавыр һәм бөер авырулары булган кешеләргә мандаринны күп ашарга ярамый. Бигрәк тә - нефрит, гепатит, холецистит авырулары баш калкытканда.
Ашказаны-эчәк системасы авырулары булган кешеләргә дә аны күп кулланырга киңәш ителми. Мандаринда ашказаны-эчәк трактының лайлалы өлешен ярсыта торган кислота бар, шуңа күрә ул ашказаны яисә эчәкләре ялкынсынган кешеләргә бик килешми. Гастрит вакытында да мандаринган саграк карарга кирәк.⠀
Аллергиясе булган кешеләргә дә мандарин ярамаганын беләбез. Цитруслы җимештән тән тиресе кычытырга, кызарырга, күз яшьләнеп чыгарга мөмкин.
⠀Хатын-кызларга гына кагыла: йөклелек һәм бала имезгән вакытта мандаринны чикләргә киңәш ителә.
⠀ Сәламәтлекләре ныклы булганнаргп һәм өлкәннәргә табиблар көненә иң күбе дүрт-биш данәгә кадәр мандарин ашарга киңәш итә, ә балаларга нибары икәү дә җитә, диләр.
Чыганак: Сәламәтлек ТГ каналы.