

Әле карбызлар белән сыйланып кинәнәбез. Ул тәмле генә түгел, кабыгына кадәр үтә файдалы җимеш. Экологлар карбызны ашаганнан соң, кабыгын ташламаска киңәш итә. Чөнки аның бакчада файдалану үзенчәлекләре гаять күп икән.
Эколог Ирина Лялина билгеләвенчә, карбыз кабыгы фосфор һәм калийга бай, алар туфрак составын яхшырта һәм үсемлекләр үсешенә уңай тәэсир итә. Белгеч киңәш итүенчә, карбыз кабыгын компостка өстәргә яисә аларны "җылы" түтәлләр нигезенә салырга кирәк. Тик тизрәк чересен өчен су сибәргә һәм туфрак белән катнаштырып болгатырга кирәк.
Мондый ашлама җиләк куаклары өчен дә бик файдалы икән. Карбыз кабыгын вак итеп турап, карагат яисә кура җиләге төбенә кертергә кирәк, бу аларның тамырлары туклануын яхшыртачак һәм үсемлеккә алдагы сезонга көч бирәчәк.
Карбыз кабыгы лайлалы әкәм-төкәмнәрне тотучы шәп ятьмә булып та хезмәт итә ала. Моның өчен эре кабыкларны рәтләр арасына салырга, иртән җыелган корткычларны җыеп аласы гына кала.
Карбызны ватмыйча, эчен пөхтә итеп алып, кабыгын киптергәннән соң, ул бүлмә яисә бакча үсемлекләре өчен менә дигән чүлмәк тә була ала!
Фото: kaspi.kz