Файдалы киңәшләр
23 сентябрь 2025, 09:22

Ник салкынча бүлмәдә йокларга киңәш итәләр?

Мондый температурада кеше тизрәк йоклап китә.

Ник салкынча бүлмәдә йокларга киңәш итәләр?Ник салкынча бүлмәдә йокларга киңәш итәләр?
Ник салкынча бүлмәдә йокларга киңәш итәләр?

Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкынча бүлмәдә йоклау гомум организм эшчәнлеген сизелерлек яхшырта ала. 19 - 20 градус җылылык ял итү өчен оптималь температура булып санала. Мондый температурада кеше тизрәк йоклап китә, йокы тирәнрәк була, чөнки бүлмәдә түбән температура булганда кешедә мелатонин тизрәк эшләнә башлый. Мелатонин - ул биологик ритмнарны көйләү өчен җаваплы гормон. Моннан тыш, салкынча мохит тыныч йокы өчен шартлар тудырып, төнлә тирләп җәфаланучыларга уңай тәэсир итә.
Даими рәвештә салкынча бүлмәдә йоклау матдәләр алмашын көчәйтә. Түбән температура метаболик активлыкны арттыра, калорияләр януын тизләтә һәм кандагы шикәр микъдарын көйләргә булышучы кызыл май тукымасы күләмен арттыра. Нәтиҗәдә инсулинга сизүчәнлек артуы ихтимал, ул исә икенче тип шикәр чире куркынычын киметә.
Салкынча бүлмәдә йоклау картаю процессларына каршы көрәшергә дә ярдәм итә. Антиоксидант үзенчәлекләренә ия булган мелатонинның күбрәк эшләнүе күзәнәкләрне зарарланудан саклый һәм картаю процессларын акрынайтырга ярдәм итә. Шулай итеп, йокы бүлмәсендә салкынча һава булдыру гади, әмма сәламәтлекне ныгыту һәм яшьлекне озаграк сакларга ярдәм итүче бик нәтиҗәле ысул.

Фото: tr.freepik.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас