Файдалы киңәшләр
20 сентябрь 2025, 16:53

Ун кешегә ике алма җитә

Ә бит 10 кешелек табынга ике алма белән бер әфлисун да җитә.     

Ун кешегә ике алма җитәУн кешегә ике алма җитә
Ун кешегә ике алма җитә

«Seviyorum» хатын-кызлар клубына нигез салучы Илмира Каракуш бу хакта болай ди: 

- 10 кешелек табын корырга 2 алма, 1 грейпфрут, 2 киви, 2 груша, 1 әфлисун, бер зур булмаган тәлгәш виноград, 10 җиләк җитә. Грейпфрут, әфлисун, кивины табынга чистартып куегыз. Болай иткәндә ашарга да уңайлы, өстәл дә чүп белән тулмаячак. 

Алма, грушаны - аркылыга, кивины чирекләп, грейпфрут белән әфлисунны шакмаклап та тезәргә була. Җиләк-җимешне бер зур тәлинкәгә яки хәзер модага кергәнчә, такталарга тезеп, табынга куярга була. 

Табыннар түгәрәк, күңелләр мөбарәк булсын, дуслар!

Чыганак: «Мәйдан» журналы.

Ун кешегә ике алма җитә
Ун кешегә ике алма җитә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас