

Гөлҗимеш С витаминына бай.
Гөлҗимешнең файдалы булуын, С витаминына бай икәнен, иммунитетны күтәрүен беләбез. Аның быел өлгергән җимешәрне җыеп киптердек инде, тагын нинди файдасын күреп була икән, дигән уй туды. Тамыры. Гөлҗимешнең тамыры бит дәва!
Аның тамырларының да күп кенә авыруларны дәвалаганда кулланылуын, аның шифалы үзлекләрен бик белеп бетермибез шикелле. Шуңа күрә аны игътибардан читтә калдырабыз икән.
Гөлҗимешнең тамырларын яз яки көз көне әзерлиләр. Казып алгач, аларны салкын суда яхшылап юып, вак кына итеп турап, таратып киптерергә кирәк. Кипкәннән соң кофетарткычта ваклатырга була. Алай куллануы уңайлырак.
Гөлҗимеш тамырлары тиамин, рибофлавин, фолий кислотасы, пектиннар, К витамины, ретинол, магний, калий, тимергә бай.
Гөлҗимеш тамырын куллану иммунитетны арттырырга, баш мие эшчәнлеген яхшыртырга, матдәләр алмашын нормага салырга, кан тамырларын киңәйтергә булыша.
Судагы төнәтмәсе ялкынсынуларны дәвалаганда шифа бирә.
Үт куыгындагы ташларны эретә, үт бүленеп чыгуны арттыра.
Кандагы шикәрне киметә.
Организмда яман шеш процессы башланса, яман шеш күзәнәкләренең бүленүен тоткарлый.
Ашкайнатуны яхшырта.
Бәвел куыгы ялкынсынуын баса, ялкынсынуны китереп чыгарган бактерияләрне юк итәргә булыша.
Кан басымын көйли.
Тән тиресе авыруларын җиңәргә булыша,
Ир-атларда простата бизе ялкынсынуыннан һәм простата яман шешеннән шифа бирә.
Элек гөлҗимеш тамыры төнәтмәсен аналыктан кан китүне туктату һәм хатын-кызларның җенес органнары ялкынсынуын дәвалар өчен кулланганнар.
Рецептлар
Агуланганда, әлеге төнәтмәне куллану – хәлне җиңеләйтеп җибәрә.
Кипкән гөлҗимеш тамыры даруханәләрдә сатыла. Ничек кулланырга кирәклеге, гадәттә, аның кабына язылган була.
Үт куыгы һәм бөерләрдәге ташлардан арынырга булышучы төнәтмә түбәндәгечә ясала:
1 литр суга 120 г кипкән гөлҗимеш тамыры алына. 20 минут талгын утта кайнатканнан соң, төнәтмәне 8 сәгать тондырып торырга кирәк. Аннары сөзәләр. Ашар алдыннан көнгә дүрт тапкыр 40 мл күләмендә эчәләр. Төнәтмәне термоста гына да ясарга мөмкин. Дәвалау курсы – кимендә бер ай.
Кайбер авырулар вакытында гөлҗимеш тамырын куллану тыела.
Башта табиб белән киңәшләшегез!
Фото: rus-buket.ru