+21 °С
Болытлы


Кечерәк кенә бер күчән кәбестәне суда пешереп алабыз. Гөмбә (пешереп) һәм бер зур суганны ваклап турыйбыз да, тәменчә тоз салып, бергә болгатабыз һәм 10-15 минут кыздырабыз.
Суынгач, петрушка белән туралган йомырка өстибез. Килеп чыккан “фарш”ны кәбестә яфракларына төреп, тулмалар өстенә каймак агызабыз да газ миченә куябыз. 10-15 минутта әзер була.
Чыганак: "1001 киңәш" төркеме.