Файдалы киңәшләр
10 сентябрь 2025, 08:10

Үрдәк суяр вакыт җитә...

Үрдәкләрне суяр вакыт җитә. Үрдәкләр һәм казлар вак йонлы булса нишләргә? Журналист, тамада, блогер Чулпан Гарипова бик җайлы ысулын уйлап тапкан һәм аның белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

Үрдәк суяр вакыт җитә...Үрдәк суяр вакыт җитә...
Үрдәк суяр вакыт җитә...

Үрдәкләрне суяр вакыт җитә. Үрдәкләр һәм казлар вак йонлы булса нишләргә? Журналист, тамада, блогер Чулпан Гарипова бик җайлы ысулын уйлап тапкан һәм аның белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

« Зур парафин кисәкләре сатып алдым. Парафинны чиләккә су салып эретергә. Үрдәкне пешермәс өчен, парафинлы суның өсте элпә белән капланганын көтәргә һәм үрдәкне тыгып алырга, аннары сап-салкын суга салырга. Һәм акрынлап куптарырга була, вак йоннары парафинга ябышып чыга. Ничә минутта чип-чиста булды. Аз гына кулга эше кала инде.
Үрдәктән алынган парафинны да ташламагыз, аны кабат эретеп сөзәргә һәм яңадан кулланырга була,» – дип сөйли ул.

Үрдәкне вак йоннарыннан арындыруның тагын бер ысулы бар икән.

Үрдәкне пешеклисе кайнап торган суга 1 уч чәй содасы салып сүндереп алырга кирәк. Бер шырпысы да калмый, булса да бик тиз чыга, диләр. Кайнар судан алгач, үрдәкне пакетка салып 3-5 минут тотып алырга  кирәк.

фото: plitkakolomna.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас