Файдалы киңәшләр
10 сентябрь 2025, 05:27

Аш-су бүлмәсендә чисталыкмы?

Сөлгеләрне ничек агартасыз?

Аш-су бүлмәсендә чисталыкмы?Аш-су бүлмәсендә чисталыкмы?
Аш-су бүлмәсендә чисталыкмы?

Сөлгеләрне ничек агартасыз?

Бу мәсьәлә бер генә хуҗабикәне борчымыйдыр. Кем ничек аларны ак һәм пакъ тотарга тырыша. Кемдер төнгелеккә махсус ысуллар кулланып, агартырга калдыра. Мисал өчен, иртәнгә бер тап та калдырмый торган ысул киңәшләр сайтында чыкты.

«Төнгә салып куям – иртән бер тап та калмый: хәтта иске май да юкка чыга», – дип яза хуҗабикәләр.

Бары тик 3 арзан гына ингредиент кулланып, сөлгеләрне чистартып була, ди алар.

Кирәк

  • 5 литр кайнар су.
  • 1 стакан гади кер порошогы.
  • 2 аш кашыгы агарткыч (сөлгеләрегез тукымасына туры килерлек итеп сайлагыз).
  • 1 аш кашыгы гади үсемлек мае.

Бу эремә тукымага тирән үтеп керә һәм хәтта сеңгән пычракны да тарката.

Куллану

  • Кайнар суда кер порошогын һәм агарткычны эретегез.
  • Үсемлек мае өстәгез һәм яхшылап болгатыгыз.
  • Пычранган сөлгеләрне әлеге эремәгә салыгыз.
  • Җылылык саклансын өчен, савытны капкач яки пленка белән ябыгыз һәм төнгә калдырыгыз.

Иртән гаҗәеп нәтиҗә күрерсез: май таплары да, пычрак эзләре дә юкка чыгачак, дип ышандыра хуҗабикәләр. Менә кызык! Нәрсә-нәрсә, керне май белән юган яки агарткан юк иде, сынап карарга кирәк, бүген үк! Тәҗрибәләр белән монда бүлешәбез, ярыймы, кызлар.Нәрсә, керне май белән юган юк иде әле, сынап карарга кирәк, бүген үк!

Фото:ru.pinterest.com 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас