

*Үрдәк итен пергамент яки кургаш кәгазьдә төреп пешерсәгез, файдалы матдәләре дә сакланыр, тәмлерәк тә булыр.
*Ак ашъяулыкагы кызыл шәраб тапларын (хәтта иске тапларны да) башта лимон кислотасы кушылган сыекчада тотып, соңыннан җылы суда юарга ирәк.
*Пешергәннән соң табада балык исе тиз бетсен дисәң, юганнан соң аны кайнар чәй белән чайкатырга кирәк.
*Пыяла банкалар һәм кремик савыт-сабалар ялтырасын дисәгез, юганнан соң тозлы яисә аш серкәсе кушылган суда чайкатыгыз.
*Пешергән чакта яшлчәләрне агач кашык белән болгатсаң, витаминнары яхшырак саклана.
*Яшелчә-җимеш эшкәрткәндә кулга буялган тапларны лимон кабыгы яисә кузгалак суты ышкып бетереп була. Яңа пешерелгән кофега аз генә сарымсак кушсаң, аның тәме үзенчәлекле була.